Иран делегациясе amcor компаниясенең Яшел Үзән газ турбинасы җиһазлары заводында булды

2025 елның 4 апреле, җомга

Иранда җылылык һәм яңартыла торган электр станцияләрен эшләү һәм гамәлгә кертү буенча иң эре «Mapna Group» компанияләр төркеме вәкилләре предприятие эше белән танышты.
Директорлар советы әгъзасы, «Mapna Group» башкарма директоры урынбасары Сәед Абдалрахим Каземи белән партнерлык һәм хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

AMCOR компаниясенең газ турбинасы җиһазлары заводы «Турбина»сәнәгать паркында урнашкан. Төп заказчылар арасында – «Газпромнефть»һәм «Роснефть». Инвестицияләрнең гомуми күләме 350 млн. сумнан артык тәшкил иткән. 
Февральдә предприятиедә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин булды. 

«Турбина» сәнәгать мәйданчыгында барлыгы 6 резидент урнашачак, шул исәптән су чистарту җайланмалары заводы, «Энергогазсервис» предприятиесе, «АвтоматИнтегро» һәм Тесла компаниясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International