Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы буенча Росреестр һәм Роскадастр Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларга тиңләштерелгән гражданнар категорияләре өчен, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен Кайнар линия үткәрәчәк.
Күчемсез милекне кадастр исәбенә кую һәм хокукларны теркәү мәсьәләләре буенча шалтыратуларны ведомстволар экспертлары 7 майда 10дан 12 сәгатькә кадәр кабул итәчәк.шулай ук кайнар линия вакытында күчемсез милекне рәсмиләштерү өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә сугышта катнашучылар һәм ветераннар өчен нинди ташламалар каралганын белергә мөмкин булачак.
Кайнар линия телефоны (843) 255-25-71. Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез!
Республика районнарындагы белгечләрнең телефоннарын Татарстан Росреестры сайтының «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линияләр»бүлегендә белергә була.