Күчемсез милекне рәсмиләштергәндә мөрәҗәгатьләрнең 68% ы Татарстан Росреестрына онлайн керә

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Агымдагы ел башыннан Татарстан Росреестрына төрле категориядәге мөрәҗәгать итүчеләрдән (физик һәм юридик затлар, нотариуслар, дәүләт хакимияте органнары, кредит оешмалары, төзүчеләр һ. б.) күчемсез милек объектларына карата исәпкә алу-теркәү гамәлләрен башкаруга 197,1 меңнән артык гариза кергән, шуларның 130,5 меңе электрон рәвештә.

Турыдан-туры апрельдә ведомствога 52,2 мең шундый гариза кергән, шул исәптән электрон – 35,5 меңнән артык.шул рәвешле, онлайн мөрәҗәгатьләр өлеше апрель нәтиҗәләре буенча 68% тәшкил иткән. 

Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 1 мартыннан Татарстан Росреестры тулысынча юридик затлар белән электрон элемтәгә күчте: бу көннән алар кадастр исәбенә алу һәм (яисә) хокукларны теркәү турында гаризаларны, шулай ук аларга беркетелгән документларны бары тик электрон формада гына тапшыралар. 

Мәҗбүри электрон бирү таратылмаячак:

- алыш-биреш ягы физик зат булган очракларга (өлешле төзелештә катнашу шартнамәләреннән тыш, алар бары тик электрон документлар рәвешендә генә бирелә);

- 01.01.2026 елга кадәр-юридик затлар булган крестьян (фермер) хуҗалыкларына, шулай ук коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә, гараж кооперативларына, торак һәм торак-төзелеш кооперативларына, торак милекчеләре ширкәтләренә;

- Росреестрның рәсми сайтында документларны электрон рәвештә тапшыруның вакытлыча техник мөмкин булмавы турында мәгълүмат булганда

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International