Флүрә Кәримова Шәмсетдинова 7 сыйныфны тәмамлагач, механика техникумына укырга керә. Техникумнан соң Чиләбе өлкәсенең Юрюзань шәһәренә стажировкага җибәрелә. Киров исемендәге заводта өч ел хезмәт бүлегендә нормалаучы булып эшли.
Яшел Үзәнгә кайткач, Серго исемендәге заводның 15 нче цехына эшкә урнаша. Агымда эшләдем, аннары хезмәт бюросына күчтем. Заводта 30 ел эшләгән.
Бүген Флүрә Харисовнаны кызы, 2 оныгы, 2 оныкчыгы кайгырта.
Яшел Үзән районы башлыгы исеменнән юбилярны бәйрәм белән котладылар, ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.
Котлауларга кушылабыз!