Ел башыннан Татарстан эшмәкәрләре 4,5 меңнән артык күчемсез милек объектын теркәгән

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Агымдагы елда Татарстан Росреестры, «нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында, кече һәм урта бизнес вәкилләре мөрәҗәгатьләре буенча 4,5 меңнән артык күчемсез милек объектын теркәде. Инвестицион проектлар буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Александра Абдуллина аңлатканча, Татарстан эшмәкәрләре күчемсез милекне кыскартылган срокларда рәсмиләштерә ала. 

Әгәр документлар МФЦ аша тапшырылган булса, күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне теркәү срогы:

- Хокукларны дәүләт теркәвенә алуга гаризалар буенча законда билгеләнгән 9 эш көне урынына 5 эш көне;

- күчемсез милек объектын кадастр исәбенә кую һәм хокукларны теркәү белән бер үк вакытта-12 эш көне урынына 9 эш көне;

- Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды белән бизнес вәкилләре тарафыннан ипотеканы теркәү турындагы гаризалар буенча, теркәү 3 эш көне дәвамында алып барыла.

"Хәзерге вакытта, барлык эшмәкәрләрнең дә юридик затлар булмавына карамастан (билгеле булганча, 1 марттан юридик затлар өчен, кайбер искәрмәләрдән тыш, документларны Росреестрга электрон рәвештә тапшыру бурычы билгеләнгән), аларның күбесе безнең ведомствога онлайн мөрәҗәгать итүне өстен күрә. Димәк, кече һәм урта бизнес субъектлары өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү сроклары тагын да кыскара. Моннан тыш, әзер документларны алар офистан чыкмыйча гына да дистанцион рәвештә алалар", - дип хәбәр итте Александра Абдуллина.

 

Россия эшмәкәрлеге көнендә Татарстан Росреестры бизнес-бергәлек вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый.  Сезнең һәр проект уңыш китерсен, ә идеяләр җиңел тормышка ашырылсын. Сезгә тотрыклылык, чәчәк ату һәм үсеш өчен яңа мөмкинлекләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International