Финал этабында ярышларның зона этапларында җиңүче Казан, Аксубай, Яр Чаллы, Теләче һәм Зәйдән 6 команда очрашты. Кызлар үзләренең барлык матчларында да ышанычлы җиңүләр яуладылар.
Чемпионнар составы: Абдуллина Эльза, Әхтәмова Айназ , Сәгъдиева Камилла, Сергеева Аделина, Ситдыйкова Ясминә, Фәйзуллина Алинә, Ибәтуллина Иделия, Хуҗина Мәрьям, Ямалеева Ралина.
Команданың ярымсакчысы Айназ Әхтәмова турнирның иң яхшы бомбардиры һәм уенчысы дип танылды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу команда тарихында мондый беренче уңыш.
Сентябрьдә кызлар Татарстан Республикасын Мәскәүдә узган Бөтенроссия суперфиналында тәкъдим итәчәк.
Команданы җиңүләре белән котлыйбыз һәм финалда уңышлар телибез!