Татарстанда балигъ булмаганнар катнашында күчемсез милек белән килешүләр төзү мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

30 майда 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр, Халыкара балаларны яклау көне алдыннан, Росреестр Татарстан Республикасы буенча Роскадастр белән берлектә балигъ булмаганнар мәнфәгатьләрендә килешүләр төзү мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрәчәк.

Россиядә балигъ булмаган балаларның мөлкәти хокуклары Россия Федерациясе Гражданлык һәм Гаилә Кодекслары белән билгеләнгән. Гамәлдәге законнарда аларны яклау чаралары каралган һәм, шулай итеп, балигъ булмаганнар катнашында алыш-бирешләр үткәрү ата-аналарга, уллыкка алучыларга яки опекуннарга белергә тиешле кайбер үзенчәлекләргә һәм нечкәлекләргә ия.

Кайнар линиягә шалтыратып белергә була:

- Балигъ булмаган балага күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә?

- Росреестр һәм Роскадастр хезмәтләрен алганда балалар һәм яшүсмерләр мәнфәгатьләрен Кем якларга хокуклы?

- Балигъ булмаган баланың мөлкәте турында белешмәләрне ничек алырга һ. б.

Казанлылар үз сорауларын 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча бирә алачак.

Республика районнарындагы белгечләрнең телефоннарын безнең сайтта «гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линияләр»бүлегендә белергә була.

Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International