Татарстан төзүчеләр тарафыннан өлешләп түләүчеләрнең теркәлгән хокуклары буенча Идел буе федераль округында лидерлар өчлегендә

2025 елның 11 августы, дүшәмбе

Татарстан төзүчеләр биргән гаризалар нигезендә өлешләп түләүчеләрнең теркәлгән хокуклары саны буенча Идел буе федераль округына керүче төбәкләр арасында икенче урынны алды. Лидерлар өчлегендә шулай ук Самара өлкәсе һәм Башкортостан.

Исегезгә төшерәбез, 202-ФЗ номерлы закон үз көченә кергәннән соң төзүчеләр Росреестрга ышаныч кәгазеннән башка өлешле төзелештә катнашучылар исеменнән милек хокукын теркәүгә гариза тапшыру мөмкинлеге алды. Әлеге закон гамәлгә кергәннән бирле, Татарстан Росреестры өлешле төзелештә катнашучыларның милек хокукын 11 447 күчемсез милек объектына карата теркәгән.

"Закон гамәлдә булган 5 ел эчендә төзүчеләр гаризалары буенча 11,5 меңгә якын объектка өлеш кертүчеләр хокукы рәсмиләштерелде, шул ук вакытта агымдагы елда - 5 183. Хокукларны теркәүнең шактый артуы 2025 елның 1 мартыннан 487-ФЗ номерлы Федераль законның үз көченә керүе белән бәйле, ул төзүчеләрнең өлешчеләр исеменнән документлар тапшыру бурычын беркеткән. Бу көннән документлар безгә электрон рәвештә, гражданнарның электрон цифрлы имза ясау чыгымнарыннан башка тапшырыла " » - дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International