Утырышта ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирина Терентьева, ТР Волейбол федерациясе вице-президенты Олег Брызгалов, ТР ШВЛ башкарма директоры, спорт резервын әзерләү программасын гамәлгә ашыру дирекциясе Александр Подольский, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, Зеленодольск районы Волейбол федерациясе рәисе Макки Бәдретдинов һәм башка чакырылган кунаклар катнашты.
Кунаклар өчен вокаль, хореографик, шигъри номерлы бай эчтәлекле концерт программасы әзерләнгән иде. Яшел Үзән музыка театры «Садко»мюзиклын тәкъдим итте.