Татарстанда яшәүчеләрнең ана капиталы акчаларын тупланма пенсия формалаштыруга юнәлтү мөмкинлеге бар

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында ана капиталы акчаларын тупланма пенсияләрен формалаштыруга юнәлтергә теләүче гражданнардан гаризалар кабул итү дәвам итә.

"Ана капиталы хатын-кыз өчен түләү генә түгел, ә агымдагы гаилә ихтыяҗларын ябарга гына түгел, ә шәхси финанс Бәйсезлегенең какшамас нигезен төзергә мөмкинлек бирә торган трамплинга әверелә. Бу юлны чыгым түгел, ә лаеклы киләчәккә озак вакытлы инвестиция күреп, күбрәк әниләр аңлы рәвештә сайлыйлар»,— дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Гаризаны онлайн рәвештә «Госуслуги» порталы яки СФР сайтындагы Шәхси кабинет аша, яки шәхсән Россия Социаль фондының төбәк клиент хезмәтендә яки МФЦ аша бирергә мөмкин.

Пенсия тупланмаларын формалаштыру өчен ана капиталыннан файдаланган гражданнар акчалар алу рәвешен сайлый алалар — тупланма пенсия(барлык пенсия тупланмаларын һәм аларны инвестицияләүдән кергән керемне үз эченә алган вакыты чикләнмәгән түләү), сроклы пенсия түләве (ана капиталы акчаларыннан, инвестицияләүдән кергән керемнән, өстәмә кертемнәрдән һәм дәүләт ярдәменнән чыгып кимендә 10 ел срокка) яисә бер тапкыр бирелә торган түләү.тупланмалар суммасы зур булмаса.

Тупланма пенсия билгеләү өчен кимендә 15 ел иминият стажы һәм индивидуаль пенсия коэффициенты (ИПК) 30 елдан да ким булмаска тиеш. Шулай ук тупланма пенсия күләме Россия буенча пенсионерның яшәү минимумының 10% тан артыграк булырга тиеш. Әгәр бу шартлар үтәлмәсә, гражданинга пенсия тупланмалары акчаларын бер мәртәбә түләү билгеләнә.

Социаль ярдәм чаралары, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең түләүләре һәм хезмәт күрсәтүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: ВКонтактеда, Одноклассникида һәм телеграммада табарга мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат яисә консультация алу өчен гражданнар Бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә алалар— 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли – 24/7, шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International