"Кайгырту йортында ""рухи кухня" проекты старт алды

2025 елның 5 декабре, җомга

3 декабрьдә, Халыкара инвалидлар көнендә, "рухи кухня"яңа социаль проектына старт бирелде. Инициатива Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Проектта Яшел Үзән механика көллиятенең «тормыш пульсы» волонтерлары яшьләр берләшмәсе катнаша. Бер ай дәвамында волонтерлар өлкәннәр белән бергәләп төрле ризыклар әзерләүнең рецептларын, технологик процессларын өйрәнәчәкләр һәм өй кухнясының серләре белән уртаклашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International