Шәһәрлеләрнең төп сораулары яктырту, кече архитектура формалары (Мафлар), кибетләр, шулай ук спорт, ял һәм балалар мәйданчыклары өчен зоналар урнаштыруга кагыла.
Халык белән очрашулар барлык сорауларга җавап бирәчәк пространстволар булдырырга ярдәм итә. Булачак җыелышлар турындагы мәгълүматны сез йорт чатларында, идарәче компаниядән хәбәрнамәләрдә, подъездлардагы афишаларда күрерсез.
Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» программасын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Соңгы 4 елда Зеленодольск районында 371 ишегалды ремонтланган, быел 60 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Киләсе елда төзелеш эшләре 62 ККД территориясендә башкарылачак.
#НашДвор #НашДворРТ