Яшел Үзәндә беренче сыйныф укучылары өчен футбол буенча яңа ел блиц-турниры узды

2025 елның 23 декабре, сишәмбе

Бу ялларда «Зеленодольск» футбол манежы спорт бәйрәменең үзәгенә әверелде. Dream Cup футбол фестивале кысаларында 3 нче спорт мәктәбенең беренче сыйныф укучылары арасында Яңа ел алды блиц-турниры узды.

Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләрне Яшел Үзән шәһәре Советы депутаты Олег Анисимов һәм «Агат» төзелеш компаниясе директоры Максим Волостнов тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International