Чарада Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Сетевая компания» АҖ Идел буе электр челтәрләре филиалының технологик тоташтыру буенча директор урынбасары Илназ Разов, Зеленодольск РЭС башлыгы Илнар Шаһвәлиев катнашты.
Яшел Үзән РЭСы 1020 кв. км, 155 мең кеше яшәгән 76 торак пунктка хезмәт күрсәтә. Васильево һәм Олы Ключи авылларында 2 аерым остаханә бар. Предприятиедә 88 кеше эшли. 2025 елда техник тоташтыруга 1223 гариза кабул ителгән.
Хезмәткәрләргә мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Энергетика көне белән!