ТР Рәисе Указы белән Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча идарәсе башлыгы Вячеслав Долганов гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә һәм бетерүгә керткән зур өлеше өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
Вячеслав Алексеевич карьерасын 1990 елда Яшел Үзән янгын часте инспекторы булып башлый. 2004 елдан ул гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район идарәсен җитәкли. Аның җитәкчелегендә ведомство югары күрсәткечләргә иреште һәм республикада лаеклы абруй казанды.