POZIS хезмәткәрләре корпоратив донор көне барышында 27 литрдан артык кан тапшырган

2025 елның 26 декабре, җомга

Ростех дәүләт корпорациясенең POZIS компаниясе (Россия машина төзүчеләр берлегенә керә) предприятие территориясендә кан тапшыру буенча чираттагы донор акциясен уздырды. Чара Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге белән берлектә Россия машина төзүчеләр берлеге ярдәмендә оештырылды.
POZIS массакүләм ирекле кан донорлыгын үстерү программасын 2017 елдан бирле хуплый.

Бу юлы предприятиенең 50дән артык хезмәткәре кан доноры булды. Алар арасында беренче тапкыр донациядә катнашырга карар кабул итүчеләр күп иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International