Кунаклар арасында хәрби-диңгез флоты Башкомандующиеның урынбасары, адмирал Владимир Воробьев, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Ак Барс «ХК» АҖ генераль директоры Иван Егоров һәм башкалар бар.
- Яшь уйлап табучылар һәм рационализаторларның үзәге, һичшиксез, нәкъ менә монда урнашкан. Тарихи яктан Яшел Үзәнне корабелов шәһәре дип атыйлар. Горький исемендәге завод докларыннан чыккан суднолар илебезнең оборона куәте сагында тора. Гражданлык суднолар төзү, киләчәк инженериясе үсеш ала, корпорация яңа белгечләр үстерә - болар барысы да шәһәрнең, республиканың һәм Россиянең данлы тарихы. Без сезнең белән горурланабыз һәм уртак җиңүләр булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез! корпорация хезмәткәрләрен Михаил Афанасьев котлады.
Кунаклар корпорациянең 2025 елда башкарылган эшләре турында докладлар тыңладылар, иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырдылар.