Яңа ел алдыннан «ПОЗиС» профсоюз комитеты хезмәткәрләрнең балалары өчен киләсе ел символына – Утлы атка багышланган традицион кул эшләре конкурсы үткәрде. Ә завод коллективлары өчен эш бүлмәләрен һәм кабинетларны бәйрәмчә бизәүгә смотр-конкурс оештырылды.
70тән артык яшь катнашучы фантазия күрсәтү тәкъдименә җавап бирде. Төрле материаллардан елның төп символының уникаль һәм оригиналь фигуралары ясалды.
Конкурс эшләре өч яшь категориясендә бәяләнде: 13-15 яшь, 10-12 яшь һәм 7-9 яшь. Барлык җиңүчеләр дә лаеклы призлар, ә калган катнашучылар истәлекле бүләкләр алды.
Өлкәннәр дә балалардан калышмады. Предприятие бүлекчәләре арасында «иң яхшы Яңа ел бизәлеше» конкурсына 40тан артык гариза җыелган.
Бүлекләр арасында беренче урыннарны кадрлар хезмәте һәм әйләнә-тирә мохитне саклау бүлеге бүлеште. Цехлар арасында – ЦРО һәм ПСП.