Яшел Үзәндә "Вифлеем йолдызы яктысы"Раштуа фестивале узды

2026 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

Фестиваль 27 нче тапкыр үткәрелә. Яшел Үзән музыка театрында концерт программасы эшли башлады. Быел фестивальдә Яшел Үзән һәм Казаннан 300 гә якын артист катнашты.

Фестивальгә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, ТР Дәүләт Советы депутаты Рузилә Тимергалиева, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Нигъмәтуллин, Казан Епархиясе епархия Советы секретаре Протоиерей Владимир, Яшел Үзән районы имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәт, Яшел Үзән районы Благочинны Константин ата һәм башкалар килде.

- Традиция буенча без "Вифлеем йолдызы яктысы" фестивалендә җыелабыз, ул 1999 елдан башлана. Фестиваль елдан-ел үзенең чикләрен киңәйтә бара һәм аның таныла баруына без бик шат. Бәйрәм белән! - диде Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Нигъмәтуллин.

Концерт алдыннан тамашачылар ярминкәне карый һәм хәйрия кысаларында кулдан эшләнгән уенчыклар сатып ала алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International