2 нче Васильево спорт мәктәбендә тәрбияләнүче кызга Россиянең халыкара класслы спорт мастеры исеме бирелде!

2026 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Каролина Шәрәфиева "сетокан" (карате) көнчыгыш көрәш дисциплиналарында күпьеллык җиңүләре өчен югары исемгә лаек булды, спорт исемен бирү турындагы боерыкка Россия Федерациясе Спорт министры Михаил Дегтярев кул куйды.

 2025 елда Һиндстанда узган хатын-кызлар арасында дөнья чемпионатында җиңү мөһим чек-поинт булды. Хезмәт, үҗәтлек, спорт дәрте - Каролинага юлда ярдәм итә торган сыйфатлар.

Спортчының сенсей (остазы) - Татарстан Республикасының атказанган тренеры Шәрәфиев Ралиф Раиф улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International