Бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы утырышында православие бәйрәменә әзерлек турында фикер алыштылар. Бәйрәмгә әзерлек һәм аны уздыру чорында комплекслы иминлекне тәэмин итүнең төп юнәлешләре билгеләнде.
Быел табигать күренешләренә үз төзәтмәләрен кертәләр. Васильевода юка боз һәм Иделнең саегуы сәбәпле су коену үткәрелмәячәк. Шуңа бәйле рәвештә Зеленодольск районы халкын һәм кунакларын стихияле купельләр оештырмаска һәм юка бозга чыкмаска чакырабыз, - дип билгеләп үтте ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Зеленодольск районы буенча идарәсе башлыгы Вячеслав Долганов.
Район территориясендә барлыгы 4 купель гамәлдә булачак:
РА Раифа Богородица ирләр монастыре
18 гыйнварда 22: 00 сәгатьтән 19 гыйнварда 04: 00 сәгатькә кадәр
19 гыйнварда 8:00дән 23:00 сәгатькә кадәр.
20 гыйнварда 8: 00дән 23:00 сәгатькә кадәр.
21 гыйнварда 8: 00дән 23:00 сәгатькә кадәр.
Иль Ильинское авылы, Изге Ильяс пәйгамбәр храмы
19 гыйнварда 10:00 - 23:00 сәгатьләрдә.
ОС Осиново бистәсе, «Грузинская " Изге Ана иконасы чиркәве мәхәлләсе-19 гыйнварда 11:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр.
📍«Дельфин» шифаханә-профилакторие территориясе (Яшел Үзән шәһәре) – 19 гыйнварда 12:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр.