Кияшко Валентина Николаевна гомер буе Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросында эшләгән. Бүген аның ике улы, дүрт оныгы һәм ике оныкчыгы бар.
Яшел Үзән районы башлыгы исеменнән юбилярны җәмәгать иминлеген тәэмин итү бүлеге начальнигы Алишер Ходайбаков котлады.
Без котлауларга кушылабыз, нык сәламәтлек һәм озын гомер телибез!