2026 елга хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында

2026 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) аена 27 093 сум тәшкил итәчәк.

Татарстанда шулай ук Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстанда минималь хезмәт хакы турында килешү төзелгән, аның нигезендә 2026 елның 1 гыйнварыннан республика икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы 28 160 сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International