Чарага республиканың төрле шәһәрләреннән медицина училищелары һәм көллиятләре студентлары, шулай ук мәктәп укучылары җыелды.
Ачылу тантанасында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Нигъмәтуллин катнашты.
Ярышлар берничә көн дәвам итәчәк, шул вакыт эчендә конкурсантларга үзләренең белемнәрен, клиник фикерләүләрен һәм практик күнекмәләрен күрсәтергә туры киләчәк.