2026 елда республикада 561 ишегалды ремонтланачак

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында Зеленодольск районында 62 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк.

Программага шәһәрдә — 43, район җирлекләрендә — 19 йорт кертелгән.

Исемлек белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була: dvor.tatar/upload/ibl...

«Безнең ишегалды» программасы ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән эшли башлады. 4 ел эчендә Зеленодольск районында барлыгы 371 ишегалды ремонтланган.

 

#НашДвор #НашДворРТ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International