Ростех дәүләт корпорациясенең (Россия машина төзүчеләр берлегенә керә) "ПОЗиС" вәкилләре КНИТУ-КАИ технология көллиятенең 4 курс студентлары белән очрашты.
Очрашуда укучыларның 2025 ел ахырында узган производство практикасына йомгак ясалды. Предприятие иң актив практикантларны Рәхмәт хатлары һәм премияләр белән бүләкләде. Шулай ук хезмәттәшлек өчен рәхмәт йөзеннән компания уку йортына суыткыч техникасын тапшырды.
Ике ай дәвамында студентлар югары квалификацияле белгечләр җитәкчелегендә төрле җитештерү мәйданчыкларында эшләделәр. Алар эшче һәм техник белгечлекләр нигезләрен үзләштергәннәр, киләчәктә заманча производствода эшләү өчен кыйммәтле практик күнекмәләр алганнар, шулай ук профессиональлек, җаваплылык һәм эш процессларына җәлеп ителгәнлек күрсәткәннәр.
Технология көллияте директоры Кадрия Сибгатова индустриаль партнерга нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.:
-2025 елда без беренче тапкыр «ПОЗиС»АҖ белән хезмәттәшлек итә башладык. Без предприятиегә җылы кабул итүләре, практика өчен яхшы шартлар тудыруы һәм игътибары өчен рәхмәт белдерәбез.
- Безнең өчен практика өчен урыннар бирү генә түгел, ә җитештерүнең конкрет бурычларына туры китереп кадрлар әзерләүнең озак вакытлы системасын булдыру мөһим. КНИТУ-КАИ технология көллияте укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Иң яхшыларны бүләкләү-студентларның үзләренең дә, предприятиебезнең дә киләчәккә керткән өлешебез. Аларның күбесе укуларын тәмамлаганнан соң безнең коллективны тулыландырыр дип өметләнәбез, - диде "ПОЗиС" АҖ генераль директоры, Россия машина төзүчеләр берлегенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Радик Хәсәнов.
"ПОЗиС" ның төбәкнең уку учреждениеләре белән хезмәттәшлеге системалы характерда. Ул практикаларны оештыруга гына түгел, ә предприятие белгечләренең белем бирү программаларын эшләүдә катнашуын, мастер-класслар, экскурсияләр үткәрүне һәм чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыруны да кертә.