Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында алдынгы медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» дигән мактаулы исемне Андрей Коновалов алды.
Андрей Валентинович-үзәк район хастаханәсенең 1 нче анестезиология-реанимация бүлеге табиб-анестезиолог-реаниматологы. Табибка югары дәүләт бүләген ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тапшырды.
Андрей Коновалов-югары квалификацияле табиб кына түгел, Ватанны саклаучы, махсус хәрби операция катнашучысы да. Аның батырлыгына һәм бурычына тугрылыгына хөрмәт йөзеннән зал геройны аягүрә басып сәламләде.