Ростех дәүләт корпорациясенең POZIS (Россия машина төзүчеләр берлегенә керә) «Сәламәтлек» завод Спартакиадасы кысаларында «чаңгыда гаилә ялы Көне»корпоратив бәйрәмен үткәрде. Иң яхшы чаңгычылар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Традиция буенча стартка завод хезмәткәрләре генә түгел, аларның гаилә әгъзалары, завод ветераннары, шулай ук шефлыкка алынган мәктәп укучылары һәм профильле уку йортлары студентлары да чыкты.
Бәйрәмнең программасы бай һәм күптөрле иде. Гаилә эстафеталары, хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында аерым йөгерүләр узды.
Бәйрәм кунаклары һәм катнашучылар өчен оештыручылар күп төрле күңел ачулар әзерләгән: балаларны аниматорлар күңелләндергән, теләге булган һәркем кар машинасында йөри алган. Яшел Үзән музыка театры артистлары һәм Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесендә тәрбияләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышы бәйрәм рухы тудырды. Чараның кульминациясе завод һәм профсоюз оешмасыннан лотерея уйнату булды.