Яшел Үзәндә патриотик музыкаль конкурс узды

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

«Юнармия» нең Яшел Үзән бүлекчәсендә «Сугыш солдаты сайламый»дигән муниципаль конкурс узды. Чара совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 37 ел тулуга багышланган.

Иҗади бәйгедә районның Яшь Армия отрядлары һәм уку йортларының музыкаль коллективлары катнашты. Катнашучылар Ватанны саклаучыларның батырлыгына багышланган әсәрләр башкардылар.

Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны «Пластун»казак хәрби-патриотик клубы ансамбле алды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International