16 февральдә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән күз күреме 1-2 км га кадәр начараеп торган буран, бозлавык, җил секундына 16 м га кадәр сакланачак.16 февральдә көндез һәм 17 февральдә, Россиянең Европа территориясенә актив көньяк циклон чыгу сәбәпле, Татарстан Республикасында һава шартларының сизелерлек начараюы фаразлана. Кар, юеш кар рәвешендә көчле явым-төшем, яңгырлы кайбер районнарда бураннар, күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр һәм аннан да азрак начараю, урыны белән бозлавык һәм көчле җил секундына 15-20 метр тизлектә, юлларда көчле бозлавык, кар көртләре көтелә. Исәпләүләр буенча, бу чорда күпчелек территориядә явым-төшем күләме 15-25 мм тәшкил итәргә мөмкин, бу айлык норманың 50-100% соответств туры килә. Катнаш характердагы көчле явым-төшемнәр бина түбәләреннән һәм башка авыш өслекләрдән кар һәм боз төшүгә китерергә мөмкин.