Юлга чыгар алдыннан йөкне Татарстан рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карады.
17 йөк машинасы инфраструктураны торгызу һәм Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләре халкына ярдәм итү өчен, СВО сугышчылары өчен 250 тоннадан артык кирәкле материал китерәчәк.
Фураларның берсен Илшат Газыйм улы Ганиев исемендәге «Майский» Теплица комбинаты әзерләгән.
Озатуда аның улы Руслан Илшатович белән бергә булдык, ул хәзер комбинатны җитәкли. Билгеләп үтәм,бу инде май Фурасыннан 7 нче фура.
Зеленодольск районыннан СВО зонасына барлыгы 250 млн сумлык 423 тонна гуманитар ярдәм җибәрелгән. Районыбызның һәр торак пунктында волонтерлык штаблары, иң эреләренең берсе – Нурлат авылы һәм Васильево бистәсе, сугышчан туганлыкның җирле бүлеге, Ветераннар советы, предприятиеләр, оешмалар, депутатлар корпусы эшли.
Поддержка работы помощников.