«ФормАрт»урам сәнгате фестиваленә гаризалар кабул итү башланды

2026 елның 17 марты, сишәмбе

Проект стрит-артны үстерүгә, яшь рәссамнарның иҗатына ярдәм итүгә һәм аларны уңайлы заманча шәһәр мохите булдыруга җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Республиканың 18-35 яшьлек рәссамнарына конкурста катнашырга тәкъдим ителә: эскиз ясарга, аны эксперт бәяләвенә җибәрергә һәм, эш җиңгән очракта, бинаның төбәк тәкъдим иткән фасадына сурәт төшерергә.

Быелның төп темасы-Россия халыкларының бердәмлеге образын формалаштыру, милләтара татулыкны, тынычлыкны һәм үзара хөрмәтне ныгыту.

 

Гаризаны 3 майга кадәр түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин: formartpfo.ru/f_reg-form

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International