Ростех дәүләт корпорациясенең (Россия машина төзүчеләр берлегенә керә) «ПОЗиС» компаниясе делегациясе Иннополис Университетында булды. Сөйләшүләрнең төп темалары машина төзелеше тармагы өчен белгечләр әзерләү, мехатроника һәм сәнәгать робот техникасы өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру, шулай ук технологик процессларны оптимальләштерү һәм мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен ясалма интеллект технологияләрен кертү булды.
Диалог нәтиҗәләре буенча яклар эшче төркемнәр форматында даими хезмәттәшлек итү турында килештеләр.
Яшь талантларны җәлеп итү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Завод вәкилләре университет студентларын «ПОЗиС» базасында производство практикасын узарга, ә укуларын уңышлы тәмамлаганнан соң предприятиенең меңләгән кешелек коллективы сафларын тулыландырырга чакырды.