21 мартта «ПОЗиС» АҖ ветераны Алевтина Васильевна Прохоренкога 95 яшь тулды. Юбилей көнендә Генераль директор Радик Хәсәнов җитәкчелегендәге компания вәкилләре, озак еллар намуслы хезмәте һәм завод үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен, аның туган көнен билгеләп үттеләр.
Алевтина Васильевнаның язмышы предприятие һәм шәһәр тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Ул-Серго исемендәге заводның беренче генераль директоры, Яшел Үзән районы һәм шәһәренең Мактаулы гражданины Василий Галактионович Прохоренконың тол хатыны.
Серго исемендәге заводта хезмәт эшчәнлеге аның өчен 1952 елда башлана.
Алевтина Васильевна лаеклы хезмәт юлын үтә: 18 нче цехта ОТК мастеры булып эшли, баш конструктор бүлегендә бюро җитәкли. 1974 елның ноябреннән 1986 елның мартында лаеклы ялга чыкканчыга кадәр ул фәнни-техник мәгълүмат бүлегендә икенче категорияле инженер-конструктор булып эшли.