"ПОЗиС" АҖендә профсоюз оешмасының яңа рәисен сайладылар

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Ростех дәүләт корпорациясенең POZIS компаниясе (Россия машина төзүчеләр берлегенә керә») профсоюз оешмасының хисап-сайлау конференциясен уздырды. Делегатлар бишьеллык эшкә йомгак ясадылар һәм алдагы чорга үсеш векторларын билгеләделәр.

Конференциядә «ПОЗиС» АҖ генераль директоры, Россия машина төзүчеләр берлегенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Радик Хәсәнов, Россия сәнәгать хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Андрей Чекменев, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Анелена Кузьмичева, шулай ук профсоюзларның республика комитеты рәисе Оксана Шакирова катнашты.

Төп доклад белән профсоюз оешмасы рәисе Константин Антипов чыгыш ясады. Ул эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында сөйләде: хезмәткәрләрнең социаль-хезмәт хокукларын яклау, хезмәтне саклау, яшьләр һәм ветераннар белән эшләү, завод эшчеләренең һәм аларның балаларының ялын оештыру, мәдәни-массакүләм һәм спорт чараларын үткәрү. Бүген ПОЗиС профсоюз оешмасында предприятие хезмәткәрләренең 93% ы тора.

Профсоюз комитеты персоналның хезмәтен һәм сәламәтлеген саклау буенча киң күләмле эш башкарды, хезмәткәрләрне сәламәтләндерү һәм ветераннарга ярдәм итү программаларын гамәлгә ашырды, ел саен заводта эшләүче балаларның җәйге ялын оештыра.

Конференциянең мөһим вакыйгасы профсоюз оешмасы рәисен сайлау булды. Делегатлар бертавыштан Александр Спирин кандидатурасын хупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International