Яшел Үзәндә Росгвардия оешуга 10 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
Зеленодольск районы башлыгы исеменнән хезмәткәрләрне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Евгений Краснобаев котлады:
- Яшел Үзән Росгвардиясе-республикабызда иң яхшыларның берсе. Сез куелган бурычларны лаеклы үтисез, районыбыз, Татарстан һәм илебез иминлегенә хезмәт итәсез. Бүген без сезгә хезмәтегез һәм җаваплылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәбез.
Муниципаль бүләк - «Зеленодольск - хезмәт батырлыгы шәһәре» медале Зеленодольск районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы полиция капитаны Булат Абзалетдиновка тапшырылды.
Хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен ведомстводан тыш сак хезмәткәрләренә мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.