Мактау грамотасын спортчыга ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов тапшырды.
Триатлончы Лия Гарәфетдинова - ике тапкыр дөнья беренчелеге җиңүчесе. Күптән түгел спортчы Италиядә Дөнья беренчелегендә чыгыш ясады һәм берьюлы ике алтын медаль яулады. Йөгерүдә, чаңгы узышларында да кыз планетаның иң яхшы илле спортчысыннан тизрәк булып чыкты.
Сүз уңаеннан, очрашуга чемпионка чаңгы экипировкасы белән килгән. Бүләкләүдән соң Лия чаңгы-биатлон базасына юнәлде, анда Россия Кубогында катнашачак.
Лия, уңышлар телибез!