Васильевода Константин Васильевның йорт-музеен ремонтлаячаклар

2026 елның 31 марты, сишәмбе

Проектны эшләүгә 26 млн сум акча бүлеп бирелгән. Акча төрле чыганаклардан, шул исәптән Татарстан һәм Яшел Үзән районы бюджетларыннан биреләчәк. Ремонт Сергей насекинның «Айбат» студиясе тарафыннан 2025 елда эшләнгән проект буенча башкарылачак.

План буенча, биредә иске бинаны реконструкцияләү генә түгел, эчке интерьерны һәм экспозицияләрне дә яңартачаклар. Шулай ук 2027 елга Васильевның 85 еллыгы уңаеннан күргәзмәләр һәм альбомнар чыгару көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International