Өмәләр-кешеләрне берләштерә торган күркәм традиция, аларга игелекле һәм файдалы эш башкарырга, Табигать, туган шәһәр турында кайгыртучанлык күрсәтергә тагын бер сәбәп бирә.
Өмәдә битараф булмаган һәр кеше катнаша алачак.
Исегезгә төшерәбез, Зеленодольск районында территорияләрне санитар эшкәртү буенча икеайлык башланды, ул 31 майда тәмамланачак. Һәр чәршәмбе һәм шимбә предприятиеләр, сәүдә нокталары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, ТИҮ һәм СНТ, гараж кооперативлары рәисләре, идарәче компанияләр үз территорияләрен тәртипкә китерә.