Татарстанда ел башыннан мотоцикл йөртүчеләргә карата 261 административ материал төзелгән: 28 кеше исерек хәлдә, 88 кеше транспорт белән идарә итү хокукына ия булмаган, алты кеше машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, башка хокук бозулар - 138 материал, кагыйдә буларак, мотошлемсыз йөрү. Хәзер махсус тукталышта 67 мотоцикл бар, шуларның 44е - питбайклар.
Хәзер ата - аналарга балаларны хокукка каршы гамәлләр кылуга-питбайк йөртүгә җәлеп иткән өчен җинаять җаваплылыгы яный ала, бигрәк тә бала сәламәтлегенә авыр зыян күргән очракта.