Мәдәни үсеш үзәгендә чара башланганчы студентлар өчен вакансияләр ярминкәсе узды, күргәзмә мәйданчыклары оештырылды.
Съезд эшендә «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты Шамил Якупов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Нигъмәтуллин да катнашты.
Съезд кысаларында «ТР Студентлар лигасы» белән Яшел Үзән районы арасында килешү имзаланды. Оешма эшчәнлеге турында хисап тыңладылар һәм иң актив катнашучыларны бүләкләделәр.
Яшел Үзән медицина көллиятенең 1 курс студенты Влада Огаркова «Яшел Үзән шәһәре студентлары лигасы» ның яңа рәисе булды.
Владаны котлыйбыз һәм уңышлар телибез!