Ростех дәүләт корпорациясенең POZIS (Россия машина төзүчеләр берлегенә керә) илнең төрле төбәкләреннән йөзләгән катнашучы арасында профсоюз һәм яшьләр хәрәкәте үсешендә үзенең алдынгы позицияләрен раслады.
Конкурсның эксперт советы профсоюз комитетларын төрле параметрлар буенча бәяләде: хезмәткәрләрне җәлеп итүдән һәм коллектив килешүне үтәүдән алып социаль программаларның нәтиҗәлелегенә кадәр.
POZIS иң яхшылар рәтенә кереп кенә калмыйча, ике төп номинациядә җиңү яулады: «2025 елның иң яхшы беренчел профсоюз оешмасы» һәм «2025 елда яшьләр сәясәте өлкәсендә иң яхшы эш оешмасы». Компаниянең профсоюз оешмасы рәисе Александр Спирин иң яхшы яшь лидер дип танылды.
Предприятиенең профсоюз оешмасы 95% хезмәткәрне берләштерә, һәр бишенчесе (17% тан артыгы) - яшь буын вәкилләре. Инде тугыз ел рәттән РОСПРОФПРОМ POZIS яшьләр берләшмәсен Россиядә иң көчлесе дип таный.