Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан җирлек башлыгы Юрий Харинкин Башкарма комитет җитәкчесе һәм яшь армиячеләр белән бергә тыл хезмәтчәннәре Евдокия Ивановна Ясюкович, Александра Михайловна Барскова, Гөлсинә Хәбитиновна Дәүләтшина, Зөлхәбирә Ислам кызы Ибраһимова белән очрашулар оештырды.
Катнашучылар ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, Бөек Җиңүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.