Татарстанда «гараж амнистиясе»буенча 25 меңгә якын объект теркәлгән

2026 елның 5 мае, сишәмбе

Агымдагы елда-гыйнвардан апрельгә кадәр - Татарстан Росреестры тарафыннан «гараж амнистиясе» кысаларында 2 меңгә якын объект теркәлгән, шуларның 773е – гараж һәм 1171е-җир кишәрлеге.

«Гараж амнистиясен " гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Татарстан территориясендә барлыгы 24 884 объект теркәлгән - 9,6 меңнән артык гараж һәм алар астындагы гомуми мәйданы 418 мең кв. м булган 15,3 мең җир кишәрлеге. 

Исегезгә төшерәбез, «гараж амнистиясе» РФ Шәһәр төзелеше кодексы гамәлгә кертелгәнче (2004 елның 30 декабре) төзелгән гараж билгеләнешендәге объектларга кагыла. Сүз капиталь төзелеш объектлары турында да, гараж-төзелеш кооперативларында һәм гараж ширкәтләрендә урнашкан капиталь булмаган типтагы гаражлар турында да бара. Гараж урнашкан җир дәүләтнеке яисә муниципаль булырга тиеш.

«Гараж амнистиясе» астына күпкатлы йортлар һәм офис комплекслары каршындагы үз белдеге белән төзелгән корылмалар һәм җир асты гаражлары, шулай ук РФ Шәһәр төзелеше кодексы үз көченә кергәннән соң төзелгән гаражлар эләкми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International