Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары кысаларында, шулай ук җәмәгать иминлеген тәэмин итү максатларында түбәндәге мәгълүмат белән игътибар белән танышуыгызны сорыйбыз:
9 майда 7.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Ленин урамында (музейдан Заикин урамына кадәр), Татарстан урамында (Энгельстан Җиңү мәйданына кадәр), Динамо төшүе һәм күтәрелеше, Яшьлек урамында (К.Маркстан Ленин урамына кадәр) автотранспорт хәрәкәте туктатылачак.
Транспортта хәрәкәт итү маршрутларын алдан ук үзгәртүегезне сорыйбыз.
Бәйрәм чаралары үткәрелгәндә "Авангард" стадионына керү Ленин урамындагы үзәк керү юлыннан, тикшерү чаралары үткәрелеп башкарылачак.
9 майда 11.00 сәгатьтән предприятиеләр, учреждениеләр һәм шәһәр халкының Мәңгелек ут янына тантаналы йөреше (веноклар һәм чәчәкләр салу) башлана һәм ул элек расланган схема һәм вакыт буенча уза: zelenodolsk.tatarstan.ru/index.htm/...
Тикшерү чараларын оператив үтү өчен, аэрозольләр, янучан матдәләр, чәнчү һәм кискеч предметлар, савытларда сыеклыклар кертелмичә, үзебез белән артык кул йөге алмавыгызны сорыйбыз.