Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасын гамәлгә куйды

2026 елның 6 мае, чәршәмбе

Тиешле указга республика Рәисе 1 майда, Яз һәм хезмәт көнендә кул куйды.

 Поч Электрон мактау тактасы гражданнарның һөнәри казанышларын һәм намуслы хезмәтен, аларның республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешен җәмәгатьчелектә тану өчен булдырыла.

 Поч мактау тактасына кертү өчен кандидатларны Татарстан территориясендә эшчәнлек алып баручы оешмалар җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләре тәкъдим итәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика икътисадының һәм социаль өлкәсенең төрле тармакларында 2 миллионнан артык кеше хезмәт куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International