Нурлат авылында Булат елгасының 1,72 км үзәнен чистарттылар. Сулыктан 20 мең кубометрдан артык ләм катламнары чыгарганнар, авария хәлендәге агачларны алып ташлаганнар һәм яр буйларының зәгыйфь участокларын ныгытканнар. Шуның нәтиҗәсендә 450дән артык кеше, торак йортлар, хуҗалык объектлары һәм җирле зират су басудан саклана. Эшләрнең бәясе 23 млн сум тирәсе тәшкил иткән.
Шулай ук КФУның Октябрьский бистәсендәге в.п. Энгельгардт исемендәге обсерваториясе территориясендә - ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектында күзлек күлен чистарту төгәлләнде. Сулыкның 3200 кв. метр мәйданында су төбендәге катламнарны алып ташлаганнар һәм су үткәргеч торбалар урнаштырганнар.
Күлне чистарту территорияне гомуми төзекләндерү өчен кирәкле эшләр исемлегенә кергән һәм «Татарстан Республикасы әйләнә-тирә мохитен саклау, табигать ресурсларын торгызу һәм файдалану»төбәк дәүләт программасы кысаларында ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча башкарылган.
Алга таба күл территориясен төзекләндерергә планлаштыралар: юллар салырга һәм халык һәм туристлар өчен яңа тарту урыны булдырырга.
ТР Экология министрлыгы мәгълүматы буенча