Гыйнвардан августка кадәр республика халкы 13 299 шәхси торак йортны кадастр исәбенә куйган, шуларның 10 137се авыл җирлекләрендә.
Йортларның күпчелеге-бер катлы (9 304), ике катлылары – 3 761, өч катлылары – 234. Кирпечтән 6 814 йорт, агачтан 1580 йорт салынды. Калган йортлар – блоклы, панельле һәм башка материаллардан.
Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, кадастр исәбендә объект турында белешмәләр: күренеш, урнашу урыны тасвирламасы һәм төп характеристикалар (бинаның мәйданы, катлары саны, стеналар материалы, файдалануга тапшыру елы һ.б.) техник планда күрсәтелгән мәгълүматлар нигезендә бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелә. Шулай ук ведомствода 2025 елның 1 мартыннан «төзедем-оформи»принцибының гамәлдә булуы турында искә төшерделәр.
"Кадастр исәбенә кую һәм хокукларны теркәү мәҗбүри процедура булып тора, ул күчемсез милек хуҗаларына аннан ирекле файдаланырга һәм аның белән эш итәргә мөмкинлек бирә. Гражданнар үз мөлкәтен шул исәптән көнкүреш күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибен кулланып (мәсәлән, «дача амнистиясе»кысаларында) законлаштыра алалар. Моннан тыш, Росреестрның тиешле хезмәтләрен алу өчен кирәкле документларны әзерләргә һәм җибәрергә ярдәм итүче электрон сервислар да бар", - дип хәбәр итте Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбәров.
Кадастр исәбенә һәм хокукларны теркәүгә гариза һәм документларны (яшәү урыны яки күчемсез милек кайда булуына карамастан) МФЦның теләсә кайсы офисында, электрон рәвештә - Росреестр сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында бирергә мөмкин.