Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
«Нольле фатирлар» өчен түләүдән туктыйк!
2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маенда расланган күп катлы йортларда яшәүчеләргә коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча 354нче кагыйдәсе 2012 елның 1 сентябреннән гамәлгә кертелгән булган.
Яшел Үзән муниципаль районында ресурслар белән тәэмин итүче оешма (РСО) инициативасы буенча агымдагы елның сентябреннән кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү хезмәтләренә ОДН түләүләре билгеләү турында карар кабул ителде. Хәзер конкрет йортларда ОДНның күләменә тулы анализ ясау мөмкин булмаганга күрә (факттагы исәпләүләр ясаганчы), ОДНның корректировкаланган мәгълүматлары алынганчы норматив исәпләүләр билгеләнә. Ә ул салкын су өчен уртача – 3 сум 6 тиен, кайнар суга 19 сум 64 тиен итеп билгеләнгән.
Яңа кагыйдәләр буенча торак-коммуналь хезмәтләргә түләү башкача билгеләнә. Элек ОДН кулланган хезмәтләр өчен пропорциональ билгеләнсә, хәзер квадрат метрга карап куела. Шулай ук хәзер ОДН шәхси исәпләү приборы булмаган биналарга да, нормативлар буенча түләүчеләргә дә билгеләнгән.
Суга ОДН каян алына һәм аны ничек исәпләргә кирәк? – дигән сорау белән мин Яшел Үзәннең торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Олег Анисимовка мөрәҗәгать иттем.
– Кызганычка, ОДН түләүләре кертү турында федераль һәм җирле чыганакларда бик примитив аңлаттылар. Мәсәлән, электр энергиясе өчен ОДН подъездда лампочка янган өчен, ә суга йортта тәрәзәләр, баскыч пролетларын юган, клумбаларга сипкән су өчен дип аңлаттылар. Әмма килгән квитанцияләрдә электр энергиясе өчен ОДН түләүләреннән күренгәнчә, «подъезддагы лампочка» шуның кадәр электр энергиясе тота алмавы билгеле булды. Су белән дә шул ук хәл. Чөнки кайбер йортларда баскыч клеткаларын бөтенләй дә юмыйлар, ә йорт янында клумба булмаска да мөмкин.
– Шулай булгач, ресурслар белән тәэмин итүче оешма ОДН билгеләргә тиеш түгел булып чыгамы?
– Юк! ОДН йортка бирелгән ресурслар күләменең математик аермасы һәм яшәүчеләр биргән күрсәткечләргә яки нормативка нигезләнеп, фатирлар буенча ресурслардан кулланудан чыгарылган сумма ул.
– Йортта яшәүчеләр ОДН итеп түли торган су кая китә соң?
– Күз алдына китерегез, һәр йортка көн саен су бирелә. Аны яшәүчеләр сатып ала. Әмма бу суның күпмедер өлеше каядыр китеп югала. Әйтик, су подвалда тузган торбалардан, ноль пропискалы фатирлардан, исәпләү приборы булмаган фатирлардан ага, клумбаларга су сибүгә һәм җыештырган өчен тотылган су алар янында тамчы гына.
ОДН менә шулардан җыела да инде. «Нольле фатир» дип нинди фатирны атыйм соң? Бер кеше дә пропискага кермәгән, әмма анда чынбарлыкта әллә никадәр кеше яшәгән фатирны әйтәм. Андый фатирларда шәхси исәпләү приборлары булмагач, нормативлар буенча түләү дә ноль! Фатирда бер кеше теркәлеп, берничә кеше яшәү очраклары шактый. Онытмагыз: ОДН – математик берәмлек ул һәм исәпкә кертелмәгән гражданнар өчен түләүләр вакытында түләп баручылар җилкәсенә төшә.
Икенче моменты да бар һәм ул ОДН өчен түләүләрне киметү өчен бик мөһим фактор булып тора – ИПУ (шәхси исәпләү приборы) күрсәткечләренең төгәллеге һәм вакытында алынуы. Мәсәлән, 25 сентябрь мәгълүматына караганда, ОПУ буенча йортка сентябрь өчен 50 кубометр су бирелгән. Беренче фатирда яшәүчеләр күрсәткечләрне 12 сентябрьдә алган, икенчесендә – 18ендә, өченчесендә 25ендә (шулай булырга тиеш). 12сеннән 25енә кадәр һәм 18еннән 25енә кадәр аерма булып, ул ОДН китереп чыгара. Ягъни ОДН өчен түләүләр зур булмасын өчен ИПУ һәм ОПУ күрсәткечләрен алу датасын көйләргә кирәк.
Һәм, ниһаять, өченче момент: ИПУ булмаган фатирларда судан файдаланган өчен түләү нормативларының түбән булуы. Бу фатирларда яшәүчеләр, прибор булмаудан файдаланып, суны нормативка караганда күбрәк тота. Нәтиҗәдә ул ОДН суммасында чагылыш таба. Казанда, мәсәлән, колонкалы йортларда суның бер кубометры өчен яшәүчеләр 8 сумнан артык түләсә, Яшел Үзәндә ул – 6,37 сум. Колонкасыз күп катлы йортларда кайнар су – 5,7 сум, салкын су – 3,18 сум. Ә «лимитсыз» су куллануның чиге юк һәм аларның һәммәсе ОДН булып чыга.
Нәтиҗә ясыйбыз. ОДН чыгымнарын ничек киметергә?
♦ Гомуми исәпләү приборы куярга һәм фатирларда шәхси приборлар куюны таләп итәргә. Әгәр дә йортта исәпләү 100 процент булса, ОДНга түләүдәге аерманы ачыклау җиңелрәк. Исәпләү приборы кую, билгеле булганча, ресурсларны ким дигәндә өч тапкыр экономияләргә мөмкинлек бирә.
♦ Һәр айда күп катлы йортта гомуми һәм шәхси исәпләү приборлары күрсәткечләрен берүк вакытта алырга.
♦ Фатирда сантехниканы тиешенчә көйләргә. Аз гына агып торган кран, тамып торган бачок та зур югалтуларга китерә.
♦ Идарәче компаниядән һәм хезмәт күрсәтүче оешмадан подвалларны тәртипкә китерүне таләп итәргә. Бу хезмәт өчен түләү квитанцияләргә кертелгән.
♦ «Нольле фатирларны» ачыкларга (яшәүчеләрдән башка аны беркем дә башкара алмый). Законсыз яшәүчеләр турында ярашлы органнарга хәбәр итәргә.
♦ Тагын бер киңәш – йорт буенча аерым бер җаваплы кешене билгеләргә. Ул килеп туган сорауларны хезмәт белән тәэмин итүчеләргә хәбәр итә алачак.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
27 июньдә «УРАМ» экстрим-паркы янә шәһәрнең иң Яшьләр ноктасы булачак!
Яшьләр көне фестивале традицион мәйданчыкта «хыял, горурлык, бердәмлек»девизы астында узачак.
Яшел Үзәндә күперне реконструкцияләү дәвам итә
Хәзерге вакытта «Казан — Йошкар-Ола» тимер юлы аша үткән юлда (Йошкар-Ола ур.) асфальтның өске катламы салынган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз