Яшел Үзәндә праймериз көтелә

2015 елның 20 феврале, җомга
2015 елның 15 мартыннан 1 июненә кадәр “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясе праймериз булуы турында хәбәр итә. Бу 2015 елның 13 сентябрендә булачак муниципаль сайлауларда иң яхшы кандидатларны сайлап алу өчен эшләнә. “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясеннән партия әгъзалары, аларның фикердәшләре дә, партия белән килешү төзегән иҗтимагый оешмалардан кандидатлар тәкъдим ителә ала. “Бердәм Россия”нең 10нан артык әгъзасы язмача хуплаган очракта париядә булмаучылар да үзләрен кандидат буларак тәкъдим итә ала. Әлеге чарада битараф булмаган инициативалы кешеләрне катнашырга чакырабыз.

Өстәмә мәгълүмат өчен мөрәҗәгать итәргә була:

Яшел Үзән шәһәре, Норкин урамы, 3нче йорт, телефон 4-22-52.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International